27وَهُوَ الَّذي يَبدَأُ الخَلقَ ثُمَّ يُعيدُهُ وَهُوَ أَهوَنُ عَلَيهِ ۚ وَلَهُ المَثَلُ الأَعلىٰ فِي السَّماواتِ وَالأَرضِ ۚ وَهُوَ العَزيزُ الحَكيمُ Аллаһ башлап кешеләрне юктан бар итәр, соңра үлгәннән соң тергезеп әүвәлге хәлләренә кайтарыр, бу эш Аңа бик ансаттыр, җирдә вә күкләрдә Аллаһу тәгаләнең бөеклегенә мисаллар бардыр, Ул һәр эштә җиңүче вә хикмәт илә эш кылучылардыр.